Йөрәгемнең яртысы

Категория: көе һәм сүзләре

Йөрәгемнең яртысы,
Аласыңда китәсең.
Ник рухи хәләтемне дә
Килми икән беләсең?
Йөрәгемнең яртысы,
Сорамыйча аласың.
Минем моңсуларымны да
Соңрак синдә аңларсың.

Йөрәкнең яртысы
Аз түгел, аз түгел.
Алып китсәң аны
Түзәлерме күңел?
Хушлашу чарасы
Бер мизгел, бер мизгел.
Ярылган йөрәкнең
Елауы тиз түгел.

Йөрәгемнең яртысы,
Аласыңда китәсең.
Аерылу минутларында
Кемнәр белгән киләсен?

Йөрәкнең яртысы
Аз түгел, аз түгел.
Алып китсәң аны
Түзәлерме күңел?
Хушлашу чарасы
Бер мизгел, бер мизгел.
Ярылган йөрәкнең
Елауы тиз түгел.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »