Кайтарыгыз гармун тавышын

Кайтам авылыма, чыгам урамына,
Әллә инде йоклый авылым.
Кызлар җырлаганын, гармун уйнаганын,
Нигә соң ишитми колагым?

Инде тарих булган, гөрләп торган урам,
Күкрәгемә сыймый сагышым.
Туган авылыма, күңелсез чагында,
Кайтарыгыз гармун тавышын.

Авылны онытмыйк, чишмәне корытмыйк,
Җанкай дигәле туган җиргә.
Кичләрен җыелып, гармунга кушылып,
Сайрашып җыйрлыйк әле бергә.

Нишләп тарих булган, гөрләп торган урам,
Күкрәгемә сыймый сагышым.
Туган авылыма, күңелсез чагында,
Кайтарыгыз гармун тавышын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »