Туганнар (өченче вариант)

Сайрый бер кош моңсу йөрәккә,
Чайкала дус оя, тирәктә.
Чит җирләргә таралдык туганнар
Араларда кырлар, ураманнар.

Кайларда соң сез, газиз булганнар,
Җан тарта, кан тарта сезгә туганнар.

Су сипмәгәч гөлләр сулганнар
Туганлыкны саклыйк туганнар.
Яшик һәр чак хәлләрне белешеп,
Туган йөртка кайтып, белешеп.

Кайларда соң сез, газиз булганнар,
Җан тарта, кан тарта сезгә туганнар.

Тормыш юлын каплый томаннар
Шул чак бер сүз җитә туганнар.
Авыр чакта килик без ярдәмгә
Бергә булыйк эштә, бәйрәмдә.

Кайларда соң сез, газиз булганнар,
Җан тарта, кан тарта сезгә туганнар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »