Башкортстан Республикасы Дәүләт гимны

Башкортстаным, син сөекле газиз җир,
Халкыбызның изге Ватаны.
Чал Уралдан калка бар тарафка
Туган илнең тыныч ал таңы.

Дан сиңа, Башкортстаным!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Рәсәй белән бөек бердәмлектә
Чәчәк ат, Башкортстаным!

Башкортстаным, син хөрмәтле данлы ил,
Җиңү яулап алга барасың.
Киләчәккә якты нур-моң чәчә
Синең горур рухлы байрагың.

Дан сиңа, Башкортстаным!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Рәсәй белән бөек бердәмлектә
Чәчәк ат, Башкортстаным!

Республикам, йолдыз булып балкы син,
Күкрәп яшә, гүзәл илебез.
Туган җирдә сүнмәс учагыбыз,
Туган телдә тынмас җырыбыз.

Дан сиңа, Башкортстаным!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Рәсәй белән бөек бердәмлектә
Чәчәк ат, Башкортстаным!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »