Добавлено Almaz в ПТ, 22/02/2013 - 11:57
Күкне каплап алган кара болыт,
Җирдә салкын томан, җил-явым.
Баш очында кояш балкыр әле,
Могҗизага килә ышанасым.
Күңел күкләрендә сагыш йөзә,
Сүнәр — сүнмәс яна учагым.
Учакларым дөрләп янар әле,
Могҗизага килә ышанасым.
Югалдылар якты хыялларым,
Күпме сүнеп, күпме токанды.
Югалганым бер табылыр әле,
Могҗизага килә ышанасым.