Китмимен, авылкаем

Чуер ташлар түшәлсә дә,
Ятсың миңа син, кала.
Авылның яшел чирәмен
Сагына һәрбер бала.

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем,
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.

Таң нурыдай алсу йөзле
Авылда гына кызлар.
Учак янында кичләрен,
Эх, матур да уеннар.

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем,
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.

Өфе юкәләре белән
Кызыктырма син, кала.
Кайда җиләк болыннарың,
Яшел чирәмең кайда?!

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем,
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.

Мең-мең бәхет юрасаң да,
Ятсың миңа син, кала.
Авылның яшел чирәмен
Сагына һәрбер бала.

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем,
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.

Голосов пока нет
« »