Исәнмесез, әткәй, әнкәй,
Күршедәге газиз әбекәй.
Ут күршемнең нәни улы,
Көтәсеңдер миннән мәмәй.
Барчагызга сәлам юллыйм,
Сәлам юллыйм җыр белән.
Читкә киткән асыл җанлы
Кыз-улың исән-аман,
Кыз-улларың исән-аман!
Исәнмесез, авылдашлар,
Нигездәге газиз ташлар,
Бергә сабак алып үскән
Минем газиз сыйныфташлар.
Барчагызга сәлам юллыйм,
Сәлам юллыйм җыр белән.
Читкә киткән асыл җанлы
Кыз-улың исән-аман,
Кыз-улларың исән-аман!
Исәнмәсез урманнарым,
Туган авылым урамнары,
Чишмәләрем, инешләрем,
Бик сагынган кешеләрем.
Барчагызга сәлам юллыйм,
Сәлам юллыйм җыр белән.
Читкә киткән асыл җанлы
Кыз-улың исән-аман,
Кыз-улларың исән-аман!