Авыл капкасы (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кешеләрнең кайтыр нигезе бар,
Эчәр суы, кочар каены.
Минем авыл күптән басу булган,
Башакларга сөйлим кайгымны.

Бетәр микән, бетәр-төзәлерме
Газиз туган җирем ярасы?
Еракларга киткән ул-кызларын
Көтеп елый авыл капкасы.

Җимерделәр туган нигезләрне
Таш бәгырьле җансыз кешеләр.
«Бу авылның һич юк киләчәге,
Авыл үлсен, бетсен» диделәр.

Бетәр микән, бетәр-төзәлерме
Газиз туган җирем ярасы?
Еракларга киткән ул-кызларын
Көтеп елый авыл капкасы.

Көтә безне туган нигезкәйләр,
Кичектерми кайтыйк, якташлар.
Тормыш салкыныннан һич туңмаган
Бездә әле кайнар йөрәк бар.

Бетәр микән, бетәр-төзәлерме
Газиз туган җирем ярасы?
Еракларга киткән ул-кызларын
Көтеп елый авыл капкасы.

Чит-ят җиргә киткән авылдашлар,
Чыгыгыз сез кайтыр юлларга.
Үксез ятим калган нигезләрнең
Киләчәге безнең кулларда.

Бетәр микән, бетәр-төзәлерме
Газиз туган җирем ярасы?
Еракларга киткән ул-кызларын
Көтеп елый авыл капкасы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (17 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »