Ташландык йорт

Кар-бураннар күмеп киткәннәрдер…
Ничәмә ел сиңа кайткан юк.
Ягылмаган йортым кыйшайгандыр,
Ялгызына аңа бик суык.
Үлеп беткән туган-тумачадай
Егылып беткән йортым коймасы.
Ташландык йорт хәлләренә кереп,
Җил еламый, кемнәр еласын?

Ташландык йорт, туган йорткай,
Безне гомер гафу итмәссең.
Син белмәдең газиз ул-кызыңның
Хыянәтләр сиңа итәсен.

Пәрәмәчләр, тәмле чәйләр белән
Көтеп торыр кешем һич тә юк.
Туган йортны ташлап, чит җирләргә
Ник таралдык, нигә югалдык?

Ташландык йорт, туган йорткай,
Безне гомер гафу итмәссең.
Син белмәдең газиз ул-кызыңның
Хыянәтләр сиңа итәсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »