/Су астында калган авылларга/
Идел-Чулман буйларында
Бабаларым дөнья көткән.
Дошманнардан илен саклап,
Актык тамчы канын түккән.
Кычкырмачы, акчарлагым,
Яраланган җанны телеп.
Элек монда авыл булган…
Хәзер диңгез киткән күмеп.
Миңа мәңге насыйп түгел
Нигез ташын ятып үбү,
Әткәм каберен, әнкәм каберен,
Теләсәм дә, кайтып күрү.
Кычкырмачы, акчарлагым,
Яраланган җанны телеп.
Элек монда авыл булган…
Хәзер диңгез киткән күмеп.
Өннәремдә күрәлмәгәч,
Төшләремә керә авылым.
Идел-Чулман өсләрендә
Дулкын җырлый мәтәм җырын.
Кычкырмачы, акчарлагым,
Яраланган җанны телеп.
Элек монда авыл булган…
Хәзер диңгез киткән күмеп.
Үтмәс бездә сабантуйлар.
Су астында калдың, авылым…
Сине күрми, өшеп-туңып,
Тилмерепләр йөри халкың.
Кычкырмачы, акчарлагым,
Яраланган җанны телеп.
Элек монда авыл булган…
Хәзер диңгез киткән күмеп.