Читләргә китәм дә, моңаям,
Туган җирне, илне сагынам.
Агыйдел, Каридел, Димемне,
Семемне, Өршәкне юксынам.
Юксынам Өфемне, Бөремне,
Дүртөйле, Яңавыл, Стәрлемне.
Төшләргә керә ул Ишембай,
Салават, Белорет, Күмертау…
Башкортстан — туган җиргенәм.
Син — оҗмах, син — җәннәт, гөл генә.
Куйныңда дуслык җырын җырлап
Яшиләр йөз халык, йөз милләт.
Мең елга, мең чишмә, мең күлләр,
Урманнар, далалар иле син.
Уралым куенына береккән
Рәсәйнең иң гүзәл гөле син!
Зур йортлар, заводлар калкалар,
Күкне терәп тора калалар,
Һәр җирдә — үзгәреш, зур уңыш,
Һәр гаилә муллыктан бик җитеш.
Уңышлар, бәхетләр, шатлыклар
Алып килә безгә һәрбер таң.
Әй, Башкорт илкәе, бар синең
Үткәнең, бүгенгең, иртәгәң.
Башкортстан — туган җиргенәм.
Син — оҗмах, син — җәннәт, гөл генә.
Куйныңда дуслык җырын җырлап
Яшиләр йөз халык, йөз милләт.
Мең елга, мең чишмә, мең күлләр,
Урманнар, далалар иле син.
Уралым куенына береккән
Рәсәйнең иң гүзәл гөле син!
Чәчәк атсын минем Ватаным,
Газиз гөлем — Башкортстаным.
Типсә тимер өзәр улларың
Кызганмаган актык каннарын
Азат булсын диеп Урал-йорт,
Яулаганнар илгә изге кот.
Вәлиди, Салават, Батыршаң, Мортазаң
Тарихка исемнәрен язган.
Башкортстан — туган җиргенәм.
Син — оҗмах, син — җәннәт, гөл генә.
Куйныңда дуслык җырын җырлап
Яшиләр йөз халык, йөз милләт.
Мең елга, мең чишмә, мең күлләр,
Урманнар, далалар иле син.
Уралым куенына береккән
Рәсәйнең иң гүзәл гөле син!