Сузма әле кулларыңны, ак каен.
Минем дә бит синең кебек хәлкәем.
«Якташ!» диеп керәлмимен хәлеңә.
Мин үзем дә бер килмешәк хәлендә.
Ап-ак каен, көрән юкә, бүз имән.
Алар да бит авылымнан
Миңа ияреп килгән.
Без шәһәрдә выкытлыча — без кунак.
Чакырып тора безне мәңге таза сулы,
Саф һавалы Туган як.
Шәһәрләрнең авыр, тынчу һавасы.
Таш капчыкта теләмимен каласы.
Читлектәге бер кош сыман җырым да…
Җырым кирәк туып үскән җиремдә.
Ап-ак каен, көрән юкә, бүз имән.
Алар да бит авылымнан
Миңа ияреп килгән.
Без шәһәрдә выкытлыча — без кунак.
Чакырып тора безне мәңге таза сулы,
Саф һавалы Туган як.
Киселгәннәр агачларның башлары.
Тамырларын басып киткән ташлары.
Сезнең язмыш — безнең язмыш, агачлар —
Авылларны сагынып торган якташлар.
Ап-ак каен, көрән юкә, бүз имән.
Алар да бит авылымнан
Миңа ияреп килгән.
Без шәһәрдә выкытлыча — без кунак.
Чакырып тора безне мәңге таза сулы,
Саф һавалы Туган як.
Тәнем монда, җаным синдә
Гармун моңлы, матур җырлы —
Туган як!