Сагыну җыры (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Балачагым ерак-еракларда,
Еллар төпкәлендә югалган.
Сарык, кәҗә бәрәннәре белән,
Зәңгәр күзле бозау, көчек белән
Без бит уйнап үскән буыннан.

Авылларда сикеләр юк инде.
Анда — яңа җиһаз, яңа җыр.
Ә шулай да, безнең һәрберебез
Алабута ашлы, балтырганлы,
Май шәмнәрле, тулпар агач атлы
Балачагын бик тә сагыныр!

Каз бәбкәсе көткән яланнарда
Үсеп килә яңа буыннар.
Он(ы)тылганнар читән өмәләре,
Үлән чәе, карга боткалары,
Югалганнар кичке уеннар…

Авылларда сикеләр юк инде.
Анда — яңа җиһаз, яңа җыр.
Ә шулай да, безнең һәрберебез
Алабута ашлы, балтырганлы,
Май шәмнәрле, тулпар агач атлы
Балачагын бик тә сагыныр!

Өстәл өсләрендә җыр җырламый
Юан эчле алтын самавыр.
Төшенепләр булмый аешына,
Дөнья чаба кояш баешына…
Заман башка, заман болгавыр.

Авылларда сикеләр юк инде.
Анда — яңа җиһаз, яңа җыр.
Ә шулай да, безнең һәрберебез
Алабута ашлы, балтырганлы,
Май шәмнәрле, тулпар агач атлы
Балачагын бик тә сагыныр!

Дөнья аты чаба пар атларда.
Балачаклар узган, үтә яшь.
Май шәмнәре, иркен сикеләре,
Әнкәйләрнең чигү чигүләре,
Искә төшсә, күздән чыга яшь.

Авылларда сикеләр юк инде.
Анда — яңа җиһаз, яңа җыр.
Ә шулай да, безнең һәрберебез
Алабута ашлы, балтырганлы,
Май шәмнәрле, тулпар агач атлы
Балачагын бик тә сагыныр!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »