Сыерчыклар оча. Оялары кала,
Балалары канат ныгытса.
Ата йорты моңсу булып кала,
Балалары китеп югалса.
Сыерчыклар түгел, без, кешеләр, бит ул
Туган җирне чит-ят итәбез.
Чит җирләрнең йөзен бизибез дә,
Бик сагынып кайтып җитәбез.
Сыерчыклар оча. Оялары кала,
Балалары канат ныгытса.
Нигезеннән берчак һичкем китмәс,
Үз Ватаны улын ул итсә.
Сыерчыклар түгел, без, кешеләр, бит ул
Туган җирне чит-ят итәбез.
Чит җирләрнең йөзен бизибез дә,
Бик сагынып кайтып җитәбез.
Бик сагынып кайтып җитәбез…
Бу җыр Айдар Рәкыйпов, Айнур Баянов, Марат Насыйбуллин, Раяз Фасыйхов, Эльвира Рәкыйпова репертуарында бар
«
»