Сагынам туган якны

Челтерәп аккан чишмәләр
Тик туган якта гына.
Туган якны хурламыйбыз,
Син аны макта гына.

Кычытканлы, тигәнәкле,
Чүп үләнле, баткаклы…
Шайтан таягы үссә дә,
Сагынам туган якны.

Кәкре булсыннар каеннар,
Чокыр-чакырлы юллар…
Сине дә чит-ят якларда
Бик күпләр сагыналар.

Кычытканлы, тигәнәкле,
Чүп үләнле, баткаклы…
Шайтан таягы үссә дә,
Сагынам туган якны.

Җырлый белсә, белмәсә дә,
Һәркем үзенчә җырлый.
Җырның ертыгы булмый да
Туган як ямьсез булмый.

Кычытканлы, тигәнәкле,
Чүп үләнле, баткаклы…
Шайтан таягы үссә дә,
Сагынам туган якны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »