Туган йорт тәрәзләре

Категория: көе һәм сүзләре

Безнең туган йорткай
Әти әни кебек.
Якты тәрәзләре
Тора һәрчак көлеп.
Сынмасын җилләргә
Тәрәзләр капкачы.
Туган йорт тәрәзен
Кайгылар какмасын.

Туган йорт тәрәзләрдә
Гел генә кояш булсын.
Тәрәзләр дә, күңелләр дә
Елмаеп-көлеп торсын!
Туган йорт тәрәзләрдә
Гел генә кояш булсын.
Тәрәз кебек саф, ал таңнар
Бәхетле, җырлы тусын.

Тәрәзләрдә әткәй
Һәм дә газиз әнкәй
Дөньяга, безләргә
Изгелекләр тели.
Тәрәзләрдә әти
Һәм дә безнең әни
«Балалар кайтыр…» дип
Урамнарны күзли.

Туган йорт тәрәзләрдә
Гел генә кояш булсын.
Тәрәзләр дә, күңелләр дә
Елмаеп-көлеп торсын!
Туган йорт тәрәзләрдә
Гел генә кояш булсын.
Тәрәз кебек саф, ал таңнар
Бәхетле, җырлы тусын.

Тәрәзләрдә саф нур,
Яңгырый моңлы җыр.
Бәхетле тәрәздә
Әткәй-әнкәй булыр.
Тәрәзләрдә — кояш,
Ихатада — моң-җыр.
Кояшлы җырлардан
Җиһаннар яктырыр.

Туган йорт тәрәзләрдә
Гел генә кояш булсын.
Тәрәзләр дә, күңелләр дә
Елмаеп-көлеп торсын!
Туган йорт тәрәзләрдә
Гел генә кояш булсын.
Тәрәз кебек саф, ал таңнар
Бәхетле, җырлы тусын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »