Әҗәл

Категория: көе һәм сүзләре

Әҗәл сәгатьләрең килеп җитеп,
Тәкъдирләрең көнең санаса,
«Дөрес яшәлгәнме гомерләр?» дип,
Күңелләрне сагыш-моң баса.

Әҗәлләрем тәрәз шакыса да,
Килми әле, килми үләсем.
Шушы матур, якты дөньялардан
Кемнең генә килсен китәсе?

Бәхиллекләр сорап ялварамын,
Кемнедер хаксызга рәнҗетсәм.
Җан җылымны тоеп калсын дуслар,
Еламасын өзелеп, мин китсәм.

Әҗәлләрем тәрәз шакыса да,
Килми әле, килми үләсем.
Шушы матур, якты дөньялардан
Кемнең генә килсен китәсе?

Әҗәл даруларын табып булмый,
Гомер сәгатьләре санаулы.
Ә шулай да үтик, горур үтик
Тормыш дигән олы сынауны.

Әҗәлләрем тәрәз шакыса да,
Килми әле, килми үләсем.
Шушы матур, якты дөньялардан
Кемнең генә килсен китәсе?

Сөйгән ярым кала, кала дуслар,
Бик өзелеп торган туганнар.
Ә шулай да китмик, китмик әле,
Без бит яшәр өчен туганнар!

Әҗәлләрем тәрәз шакыса да,
Килми әле, килми үләсем.
Тәкьдир, әҗәлләргә үчләр итеп
Яшисе бар әле, яшисе!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »