Егет идең!

Китеп тора якын дуслар,
Китеп тора туганнар.
Алар киткәч, юксыныплар,
Торып кала дөньялар.

Егет идең, бөркет идең,
Типсә тимер өзәр зат.
Сагынырбыз, юксынырбыз
Әле сине бик озак.
Ник дөньядан иртә киттең,
Газизләрдән газиз брат!

Торып кала дөньяларның
Эшләнмәгән мең эше.
Килгән кебек, тыныч кына
Китепләр бара кеше.

Егет идең, бөркет идең,
Типсә тимер өзәр зат.
Сагынырбыз, юксынырбыз
Әле сине бик озак.
Ник дөньядан иртә киттең,
Газизләрдән газиз брат!

Йөрәкләре шартлап үлә
Лачын-бөркет һавада.
Сүзе, эше тәңгәл килгән
Ирләр кирәк дөньяга!

Егет идең, бөркет идең,
Типсә тимер өзәр зат.
Сагынырбыз, юксынырбыз
Әле сине бик озак.
Ник дөньядан иртә киттең,
Газизләрдән газиз брат!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »