Сары чәчәк!

Категория: көе сүзләре

Сары чәчәк ник саргайган?
Сагышларга кем салган?
Аның да сөйгән яркәе
Әллә китеп югалган…

Сары чәчәк белән бергә
Без сәрдәшләр булабыз.
Кайгыны да, шатлыкны да
Тигез итеп бүләбез.

Сары чәчәк ник моңайган?
Башкаен кырын салган.
Бәгырьләрне өзә-өзә,
Яз һәм наз көтә шул җан.

Сары чәчәк белән бергә
Без сәрдәшләр булабыз.
Кайгыны да, шатлыкны да
Тигез итеп бүләбез.

Дөнья саргайтса саргайтсын,
Тик ялгыз калдырмасын.
Парлы мәхәббәт канатын
Каерып сындырмасын.

Сары чәчәк белән бергә
Без сәрдәшләр булабыз.
Кайгыны да, шатлыкны да
Тигез итеп бүләбез.

Тумыштан ук сап-сары син,
Сары чәчәк, сердәшем.
Бәхетсез булып туганның
Кемнәр сөртер күз яшен?

Сары чәчәк белән бергә
Без сәрдәшләр булабыз.
Кайгыны да, шатлыкны да
Тигез итеп бүләбез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »