Башкортстаным — туган җирем

Категория: көе сүзләре

Башкортстаным — туган җирем,
Җырлы каеннар иле.
Күккә ашкан горур таулар,
Кылганлы дала иле.
Кылганлы дала иле —
Башкортстаным — туган җирем.

Сандугачлар өзлеп сайрар
Елгалы күлләр иле,
Гөл-чәчәкле, күбәләкле
Яшел тугайлар иле,
Яшел тугайлар иле.
Башкортстаным — туган җирем.

Бөек шагыйрь Мостай иле,
Данлыклы Рәми җире.
Сая бөркет Салаваттай,
Сүнмәс башкортым теле.
Сүнмәс халкымның теле —
Башкортстаным — туган җирем.

Сандугачлар өзлеп сайрар
Елгалы күлләр иле,
Гөл-чәчәкле, күбәләкле
Яшел тугайлар иле,
Яшел тугайлар иле.
Башкортстаным — туган җирем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »