Сер бүлешер дуслар булсын
Күңелләрең тулганда.
Сагышлар тиз үтеп китәр
Җан дусларың булганга.
Дуслар белән дөнъя матур,
Тормышның арта яме.
Дуслар кулын тойсаң инде,
Өстәллә яшәү гаме.
Ярый әле бу тормышта
Ышанычлы дуслар бар.
Адашканда юл күрсәткән
Якты сипкән утлар бар.
Дуслар белән дөнъя матур,
Тормышның арта яме.
Дуслар кулын тойсаң инде,
Өстәллә яшәү гаме.
Тормыш сукмаклары катлаулы,
Тугры калыйк дуслыкка.
Бергә булыйк, ярдәм кылыйк,
Кайгыларда, шатлыкта.
Дуслар белән дөнъя матур,
Тормышның арта яме.
Дуслар кулын тойсаң инде,
Өстәллә яшәү гаме.
Бу җыр Илшат Яппаров репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 10/03/2013 - 13:36
«
»