Картаясы килми

Категория: көе сүзләре

Үтми тор әле яшьлегем,
Хушлашмыйк, әле иртә.
Сүнмәде бит яшьлек дәрте,
Һаман күңелне чиртә.

Хыял каядыр йөгерә,
Күңел кемгәдер тарта?
Картаясы килми бердә,
Яшлеккә уйлар кайта.

Ашкынам кире яшьлеккә,
Йөгереп атлыйм һәр чак.
Егерме яшьтәге кебек
Үземне тоям кайчак.

Хыял каядыр йөгерә,
Күңел кемгәдер тарта?
Картаясы килми бердә,
Яшлеккә уйлар кайта.

Шуңада мин хис картаймим,
Җыерчыклар ятмыйлар.
Еллар гына, ни өчендер,
Бер киткәч тә кайтмыйлар?

Хыял каядыр йөгерә,
Күңел кемгәдер тарта?
Картаясы килми бердә,
Яшлеккә уйлар кайта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »