Сөйләшкән дә идек,
Гөрләшкән дә идек.
Очрашкач Җирдә бер,
«Без бәхетле», — дидек.
Югыйсә арада,
Җил йөргән идеме?
Белдеңме син мине,
Белдемме мин сине?
Аңлашкан идек без,
— Мәңгегә! — дидек без.
Бүген ник үзебез
Читләшеп йөрибез?!
Сәбәбе синдәдер,
Ә бәлки, миндәдер.
…Мәхәббәт каршында
Син дә бер, мин дә бер.
Очрашыйк тиз тагын,
Аңлашыйк без барын:
Суларның акканын,
Яшьлекнең узганын.
Сөйләшик җилләрнең
Ак хәбәр йөрткәнен,
Мәхәббәт илендә
Мәңге яз икәнен!