Яратыйк

Уфтану зарлардан арыныйк,
Йөрәккә яңы җыр кабызыйк.
Җыр булсын зур хисләр кулында,
Яктырсын дөнъялар мәхәббәт җырыннан.

Яратыйк гомерне, яратыйк дөнъяны,
Җан атып, яратып, торган җан-дусларны.
Яртыйк ярларны, сайлаган парларны,
Газиз ил-ватанны, газиз аналарны.

Туганга, җан-дуска, җан атыйк,
Нәселне, ыруны яңартыйк.
Җыр калсын киләчәк буынга,
Туганлык, саф-хисләр, мәхәббәт турында.

Яратыйк гомерне, яратыйк дөнъяны,
Җан атып, яратып, торган җан-дусларны.
Яртыйк ярларны, сайлаган парларны,
Газиз ил-ватанны, газиз аналарны.

Яктылык турында гел уйлыйк,
Яхшылык турында җыр җырлыйк.
Җыр тусын, моң булсын түрендә
Ал гөлләр, саф хисләр яшәсен күңелдә.

Яратыйк гомерне, яратыйк дөнъяны,
Җан атып, яратып, торган җан-дусларны.
Яртыйк ярларны, сайлаган парларны,
Газиз ил-ватанны, газиз аналарны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »