Күңелләр калмасын адашып

Категория: көе сүзләре

Тагын язлар килер, чыерчыклар кайтыр,
Ояларын парлап корырлар.
Ямьле язга сөенеп, таң нурына коенеп,
Бер туктамый сайрап торырлар.

Авылларны ярып, каңгылдаша пары,
Кыр казлары кайтыр парлашып.
Уем гомер теләп, куймасын кәртәләр,
Күңелләр калмасын адашып.

Гөрләүекләр агар, җил киң сулыш алыр,
Умырзая сузар сабагын.
Җил-давыллар өйдән, диңгез-таулар кичер,
Кузгатыр хисләрне сагыш-моң.

Авылларны ярып, каңгылдаша пары,
Кыр казлары кайтыр парлашып.
Уем гомер теләп, куймасын кәртәләр,
Күңелләр калмасын адашып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »