Чыңрау торна

Категория: көе сүзләре

Чыңрый-чыңрый очып килә
Чыңрау торнакай.
Уралыңнан сәлам диде
Чыңрау торнакай.

Уралкаем, Уралкаем,
Минем туган Уралкай!
Исән-сау, ди, Урал-тау, ди
Чыңрау торнакай.

Юк хафа, ди, юк афәт, ди
Чыңрау торнакай.
Илдә ир-ат — Салават, ди
Чыңрау торнакай.

Уралкаем, Уралкаем,
Минем туган Уралкай!
Ил көйләр ди, тел сөйләр ди,
Уйнар курайкай.

Куанычым, юанычым
Булды Уралкай.
Җыр канатлы, нур канатлы
Чыңрау торнамдай.

Уралкаем, Уралкаем
Минем туган Уралкай!
Буатлардан буатларга
Очып баргандай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »