Таң атканда (икенче вариант)

Таң — таң ата, Чулпан калка, / Ал таң ата, Чулпан калка, /
Чулпан — таңның көзгесе.
Чулпан — ул таңның көзгесе, / Чулпан — таңнарның көзгесе, /
Минем сагыну билгесе.
Чулпан — ул таңның көзгесе, / Чулпан — таңнарның көзгесе, /
Минем сагыну билгесе.

Сызылып таңнар аткан чакта
Су өсте матурлана. / Су өсте дулкынлана. /
Сине уйлап яшь йөрәгем
Су кебек дулкынлана. / Суллардай дулкынлана. /
Сине уйлап яшь йөрәгем
Су кебек дулкынлана. / Суллардай дулкынлана. /

Таң — таң ата, Чулпан калка, / Таңнар ата, Чулпан калка, /
Чулпан таңны уята.
Чулпан таңнарны уята да,
Нигә сине уйлата?
Чулпан таңнарны уята да,
Нигә сине уйлата?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »