Чулпан йолдыз

Сызылып аткан таңнар чакта,
Су өсте дулкынлана.
Сине сагынып яшь йөрәгем шул
Су кебек дулкынлана.

Ал таң ата, чулпан калка,
Чулпан — таңның көзгече.
Чулпан — ал таңның көзгече
Минем сагыну билгесе.

Ал таң ата, чулпан калка,
Чулпан таңны уята.
Чулпан ал таңны уята,
Миңа, сине уйлата.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »