Авылым Юлыккаем

Категория: көе сүзләре

Кайтам туган якларыма,
Җилемен буйларына.
Магаш тауы сагыш булып
Сарыла уйларыма.

Кайтам туган якларыма,
Кайтам күңелем тулып.
Сагындым урамнарыңны
Туган авылым Юлык.
Авылымны кочып ага
Ямьле Җилем елгасы.
Авылкаем, Юлыккаем
Сиңа гына җырларым.

Җилемемнең тирәкләре
Күңелне нурландыра.
Айлы, йолдызлы кичләре
Моңнарга урандыра.

Кайтам туган якларыма,
Кайтам күңелем тулып.
Сагындым урамнарыңны
Туган авылым Юлык.

Кайда гына йөресәмдә
Сөюем кошлар булып.
Тик сиңа гына ашкыныр
Туган авылым Юлык.

Авылымны кочып ага
Ямьле Җилем елгасы.
Авылкаем, Юлыккаем
Сиңа гына җырларым.
Кайтам туган якларыма,
Кайтам күңелем тулып.
Сагындым урамнарыңны
Туган авылым Юлык.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »