Кайсы якта үстең, гөлкәем?…

Шул тиклем дә мөлдер-мөлдер итеп
Мәхәббәтле бага күзкәең,
Саф мәхәббәт чишмәләрен табып,
Су эчтеңме әллә, гөлкәем?

Таң көзгесе — Чулпан йолдыз төсле,
Һай, көләкәч кенә йөзкәең.
Дәртле йөрәккәйне сулкылдатып,
Кайсы якта үстең, гөлкәем?

Үзкәеңне күреп туялмаслык,
Тал-чыбыктай нечкә билкәең,
Матурлыкның фәрештәсе булып —
Яралгансыңдыр син, гөлкәем…

Сүзкәйләрем тора тел очымда,
Барысын дә әйтеп бетмимем,
Салкыннарның кулы җаны — кырау,
Шуннан саклана күр, гөлкәем!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »