Яңгыр ява иде көзге кичтә,
Мин очраттым сине, кадерлем.
Сулы чәчең, моңсу карашыңны
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Шул мизгелдән минем йөрәк яусыз
Бирелде тик сиңа әсиргә.
Синең мәхәббәтсез сулырмын дип
Секунд саен күңел ачына.
Синең өчен туганмын мин дөнъяга
Синең өчен күктә йолдыз атыла
Синең өчен.
Син булганга кояш яктырта көн дә,
Син булганга ай-йолдызлар бар төндә,
Син булганга.
Сине яулар өчен җыеп бирәм
Җир шарының мең төр гөлләрен.
Җил булырмын сине назлар өчен,
Синең өчен яшәп үләрмен.
Таңнарның кабул ит алсулыгын,
Зәңгәрлеген чиксез даръяның.
Бар галәмнең йолдызларын алып,
Чибәркәем, сиңа барамын.
Синең өчен туганмын мин дөнъяга
Синең өчен күктә йолдыз атыла
Синең өчен.
Син булганга кояш яктырта көн дә,
Син булганга ай-йолдызлар бар төндә,
Син булганга.
Варианты песни
- Синең өчен (беренче вариант)
- Синең өчен (икенче вариант)
- Синең өчен (дүртенче вариант)
- Синең өчен (бишенче вариант)
- Синең өчен (алтынчы вариант)
- Синең өчен (җиденче вариант)
- Синең өчен (сигезенче вариант)
- Синең өчен (тугызынчы вариант)
- Синең өчен (унынчы вариант)
- Синең өчен (унберенче вариант)
- Синең өчен (уникенче вариант)