Җаныем, бәгырем (икенче вариант)

Иртән буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңә уран шул,
Мамык шәлеңә уран.
Кигән киемең күрсәм дә,
Җаныем, бәгырем,
Үзең күргәндәй булам.

Ишек алдында йөримен,
Карлар яуса көримен шул,
Карлар яуса көримен.
Синнән башка ямь табалмим,
Җаныем, бәгырем,
Ямансулап йөримен.

Тәрәзә төбе генә гөл генә
Исемне себер генә шул,
Исемне себер генә.
Шул исемне гөл кебек
Җаныем, бәгырем,
Уйларымда син генә.

Тимер чана карлар яра,
Ник йөрәгем бик яна шул,
Ник йөрәгем бик яна?
Йөрәккәем янмас иде
Җаныем, бәгырем,
Сөйгәнем ятка кала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »