Өфе матур кала

Категория: көе сүзләре

Җирдә гүзәл калалар күп
Синең кебек юк бүтән.
Шуңа сине йөрәгемдә
Кояш итеп йөретәм.

Эй, Өфем, матур калам,
Сиңа карап сокланам,
Бер вакытта да мин сине
Яратудан туктамам!

Ай үсәсең, көн үсәсең,
Тарих эзләрен саклап.
Мөмкинме сине зурламау,
Сине җырламау, мактап?

Эй, Өфем, матур калам,
Сиңа карап сокланам,
Бер вакытта да мин сине
Яратудан туктамам!

Һәр тараф гөлгә күмелгән,
Бал тама юкәләрдән.
Син дә сафлык, син дә шатлык,
Син дә бәхет, син дә ямь!

Эй, Өфем, матур калам,
Сиңа карап сокланам,
Бер вакытта да мин сине
Яратудан туктамам!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »