Тик-так килә сәгать

Тики-так, тики-тики-так, тики-так,
Килә сәгать, килә сәгать.
Тик-так, тик-так килә сәгать,
Вакыт чормап алды мине.
Алга чорнап алып очты,
Тыпырчынып, калдыр дидем.
Тыпырчынып, калдыр дидем.

Тик-так, тики-тики-так,
Килә сәгать,
Вакыт йөнен или сәгать.
Ут-орчыктан очып вакыт
Кул-аякны били җәһәт.

Тики-так, тики-тики-так, тики-так,
Килә сәгать, килә сәгать.
Калдыр дидем ашыкмыймын,
Кул димәгән эшең байтак.
Баламны сөеп туйыймын
Тукта вакыт кире кайтам.
Тукта вакыт кире кайтам.

Тик-так, тики-тики-так,
Килә сәгать,
Вакыт йөнен или сәгать.
Ут-орчыктан очып вакыт
Кул-аякны били җәһәт.

Тики-так, тики-тики-так, тики-так,
Килә сәгать, килә сәгать.
Вакыт кадерен белмәгәнгә
Күрсәтәме үзенең көчен.
Йомгактан ычкынсаң икән
Калган эшне бетерер өчен.
Калган эшне бетерер өчен.

Тик-так, тики-тики-так,
Килә сәгать,
Вакыт йөнен или сәгать.
Ут-орчыктан очып вакыт
Кул-аякны били җәһәт.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »