Добавлено Almaz в ПТ, 12/04/2013 - 02:49
Ал мине дә үзең белән бергә,
Китә күрмә ялгыз калдырып.
Аерылып калган аккош сымак
Мин йөрермен синсез каңгырып.
Китә күрмә көн-төн дөрләп янган
Учагыңны тапап, сүндереп.
Өшегәндә кемгә сыенырмын,
Хәлләремне белер кем кереп?
Өзә күрмә сайрар кошчыгыңның
Көйләр көен, йөрәк кылларын.
Өзелгән кыл, ничек төйнәсәң дә,
Бирә алмый тәүге моңнарын.