Добавлено Almaz в СБ, 13/04/2013 - 10:50
Күңелемнең иләс-миләс чагы —
Әллә нигә килә көләсем.
Йөгән белмәс хыял тулпарында
Туктамичә килә җиләсем.
Э-э-э-эй
Көләсем килә, килә көләсем.
Э-э-э-э-э-э-эй
Туктамичә килә җиләсем.
Җидегәнгә җиде сер сөйләдем —
Тузанлашып көлде йолдызлар.
Кыйгач кашлы айга сәлам бирдем —
Калмады, дип җирдә моңсулар.
Э-э-э-эй
Йолдызлар көлде, көлде йолдызлар.
Э-э-э-э-э-э-эй
Калмады, дип җирдә моңсулар.
Күңелемнең иләс-миләс чагы —
Туктамичә килә җиләсем.
Сәбәпләрен үзем генә белдем,
Килә сөюе, сөеләсе.
Э-э-э-эй
Көләсем килә, килә көләсем.
Э-э-э-э-э-э-эй
Туктамичә килә җиләсем.