Әткәй (икенче вариант)

Бик яратам идем әткәй белән
Атлар сугарырга иделдә.
Бәхет тауларының түбәненә
Менгән төсле идем шул мәлдә.

Әткәй-әткәй һаман чыңлап тора
Таулар яңгыратып җырлауын.
Күз алдымда печән чабуларың,
Тирләп-пешеп урап урауың.

Ат ялына чат ябешеп юртып,
Үтеп киткән балачакларым.
Кулларымда синнән калган йөгән,
Ярсып тора алда чакларым.

Әткәй-әткәй һаман чыңлап тора
Таулар яңгыратып җырлауын.
Күз алдымда печән чабуларың,
Тирләп-пешеп урап урауың.

Дөнъя йөкләренең иң авырын,
Тарткан икән әткәй бик түзем.
Аңлый барам шушы хәкикәтне,
Әткәй булгач тынам мин үзем.

Әткәй-әткәй һаман чыңлап тора
Таулар яңгыратып җырлауын.
Күз алдымда печән чабуларың,
Тирләп-пешеп урап урауың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »