Күрше кызы

Категория: көе сүзләре

Күршедә яшисең,
Эндәшәм дәшмисең,
Күреп кенә калам синең көлүеңне.
Син генә уемда,
Сер генә син миңа,
Бер күз сирпеп җилкетәсең күңелемне.

Күрәсеңме, күргәнеңне күрәм,
Минем уйлар синең уйда әле.
Яратмаган булып яраттырып
Әйдә, кылан, әйдә, уйна әле!

Йөрәктә йөрисең,
Үзең дә белмисең —
Койма аша гына хәзер күрәм сине.
Җанымны яндырып,
Гел битараф булып,
Сыныйсыңмы, күрше кызы, хисләремне?

Күрәсеңме, күргәнеңне күрәм,
Минем уйлар синең уйда әле.
Яратмаган булып яраттырып
Әйдә, кылан, әйдә, уйна әле!

Торасың күршедә,
Сизмисең берни дә,
Уйнап кына йөрисең мин, күрше кызы.
Мин булсам якында,
Карашың янымда —
Уйларымда йөрисең син, күрше кызы.

Күрәсеңме, күргәнеңне күрәм,
Минем уйлар синең уйда әле.
Яратмаган булып яраттырып
Әйдә, кылан, әйдә, уйна әле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »