Әй, гомер!

Үрләргә менәсем бар,
Гөлләрне өзәсем бар.
Үргә менеп, ләззәтләнеп,
Дөнъяны күзлисем бар.

Әй, гомер, ашыкмый тор,
Әй гомер, ашкынмый тор!
Әле минем алма чагым,
Әле минем гөлдәй чагым.
Кума гомер минем артттан
Ашыкмый үзебезнең яктан.

Җырланасы җырлар бар,
Үтелсе юллар бар.
Дуслар белән бергәләшеп
Серләшәсе серләр бар.

Әй, гомер, ашыкмый тор,
Әй, гомер, ашкынмый тор!
Әле минем алма чагым,
Әле минем гөлдәй чагым.
Кума гомер безне артттан
Ашыкмый үзебезнең яктан.

Сөеләсе чаклар бар,
Көеләсе чаклар бар.
Янып-көеп, ярсып-сөеп
Шулай яшәр чаклар бар.

Әй, гомер, ашыкмый тор,
Әй, гомер, ашкынмый тор!
Әле минем алма чагым,
Әле минем гөлдәй чагым.
Кума гомер безне артттан
Ашыкмый үзебезнең яктан.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »