Кыска җырлар (беренче вариант)

/Төзүчесе Нурания Газизова/

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк шушы көйләргә;
Җырласак шушы көйләргә,
Калыр сагынып сөйләргә.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җыр күңелне ача ул;
Җырлау күңелне ача ул,
Кайгыларны баса ул.

Җырлыйк: әле, җырлыйк әле,
Берне түгел, икене;
Җырламас идек икене,
Сез дусларым сөйкемле.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле
Уйнаган гармуннарга;
Ал чәчәк күк яшик әле,
Бирешмик кайгыларга.

Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз;
Без җырламый кем җырласын,
Безнең шундый чагыбыз.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Сызылып таңнар атса да;
Яшь гомерләр ике килми,
Сулар үргә акса да.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Уникегә тулганчы;
Уникеләргә тулганчы,
Дуслар күңле булганчы.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Ишетсеннәр, белсеннәр;
Җыелганнар бу табынга
Бертуганнар дисеннәр.

Их, дусларым, сезнең белән
Шат минем күңелләрем;
Гел дә шулай шатлык белән
Үтсә иде гомерләрем.

Сәгатьләр китте унбердән
Уникенче номерга;
Сез дуслардан айрылмыйча
Торсаң иде гомергә.

Тәрәзәгә җимнәр сиптем,
Ашагыз, кошкайларым;
Мәкнең алсу чәчәге күк
Яшәгез, дускайларым.

Санасаң, санамасаң да,
Гармун теле унике;
Уйласаң, уйламасаң да,
Яшь гомер килми ике.

Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар ник болай;
Аккан сулар кире кайтмый,
Яшь гомерләр дә шулай.

Машиналарга утырып
Кайтамын Казаннардан;
Яшь гомерне сатып алып
Булмый бит базарлардан.

Узган гомер узды инде,
Кадерле киләчәге;
Шул кадерле киләчәкнең
Булсаң иде чәчәге.

Яшьлегеңнең бел кадерен,
Яшьлек бит ул бер генә;
Яшьлек кебек матур итеп
Чәчәк ата гөл генә.

Агыйделне акмый диләр,
Дулкынсыз ага икән;
Яшь йөрәкне янмый диләр,
Ялкынсыз яна икән.

Агыйделнең ак сулары
Язгы ташуда акты;
Төрлебезне төрле якка
Тормыш дулкыны какты.

Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердидер җилләрдә;
Күңелләрем күтәрелми
Сез булмаган җирләрдә.

Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсым килә;
Син агачы, мин чәчәге
Булып яшисем килә.

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына;
Иртә торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.

Яшел кыяк җибәрәдер
Бакчада суганнарым;
Гөлләр кебек нур балкытып
Яшәгез, туганнарым.

Җылы якка очкан чакта
Санадым мин кошларны;
Күп эзләдем, табалмадым
Сезнең кебек дусларны.

Китәм инде, китәм инде
Агыйделләрне буйлап;
Ут эчендә янам инде
Сез дусларымны уйлап.

Кулъяулыгымны җил ала,
Илтеп дәрьяга сала;
Безнең болай утырулар
Сагынып сөйләргә кала.

Өй түрендә гөлләр үскән,
Сиксән бөртек бер төптә;
Сезнең белән утырганны
Онтасым юк бөртек тә.

Иртән торып тышка чыксам,
Таралыша йолдызлар;
Таралышкан йолдызлар күк
Таралышырбыз, дуслар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (58 голосов)
« »