Добавлено kamilbakir в СР, 08/05/2013 - 14:14
Туган илем, минем туган халкым,
Сезне генә көн-төн уйлыймын:
Сез исән-сау икән, мин дә исән һәм сау,
Авырсагыз, мин дә аврыймын.
Гомеремне, бөтен иҗатымны
Сезгә хезмәт белән бизәрмен;
Шушы юлда нинди газап һәм михнәтләр
Кичерсәм дә, ләкин түзәрмен.
Багышлармын халкыма һәм илгә
Бар көчемне, барлык хисемне.
Бар теләгем тик шул:
Тәгъдир итсен иде
Халкым минем изге эшемне.