Күк күгәрчен (икенче вариант)

Күгәрченнәр ояда,
Оялары пыяла.
Күгәрчен кебек гөрләшеп,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Яшик бергә дөньяда.

Сандугачым, син сайрама,
Күгәрченем, син гөрлә.
Күк күгәрчен, сандугачым,
Үзем аерым, күңелләрем
Гел синең белән бергә,

Күгәрченнәр басып кына
Талларны сыгылдыра.
Бергә чакта беленми ул,
Күк күгәрчен, сандугачым,
Аерылгач сагындыра.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »