Башкортстаным — бәхет, шатлык иле,
Тыныч ата һәр бер ал таңы.
Чал кылганда, курай тавышыңда
Ишетелә тарих шаңдавы.
Башкортстаным — горур таулар иле,
Башкортстаным — саф чишмәләр иле.
Башкортстаным — йолдызлар бишеге,
Бетмәс халкым җыры!
Башкортстаным — горур таулар иле,
Башкортстаным — саф чишмәләр иле.
Башкортстаным — йолдызлар бишеге,
Бетмәс халкым җыры — Башкортстаным!
Моңлыстан, баллыстан,
Сафлыстан, иманстан,
Нурлыкстан, муллыкстан —
Ул безнең ил Башкортстан!
Тау башында-баш кала утлары
Җем-җем итә йөзек кашылай.
Салават та, һәр чак алга әйдәп,
Ат атланып, таңны каршылый.
Башкортстаным — горур таулар иле,
Башкортстаным — саф чишмәләр иле.
Башкортстаным — йолдызлар бишеге,
Бетмәс халкым җыры!
Башкортстаным — горур таулар иле,
Башкортстаным — саф чишмәләр иле.
Башкортстаным — йолдызлар бишеге,
Бетмәс халкым җыры — Башкортстаным!
Моңлыстан, баллыстан,
Сафлыстан, иманстан,
Нурлыкстан, муллыкстан —
Ул безнең ил Башкортстан!
Күкрәк киреп ята, Иремәлең,
Гүя, курчып чабый баласын.
Алтын дуга булып Агыйделең
Камап ята Өфе каласын.
Башкортстаным — горур таулар иле,
Башкортстаным — саф чишмәләр иле.
Башкортстаным — йолдызлар бишеге,
Бетмәс халкым җыры!
Башкортстаным — горур таулар иле,
Башкортстаным — саф чишмәләр иле.
Башкортстаным — йолдызлар бишеге,
Бетмәс халкым җыры — Башкортстаным!
Моңлыстан, баллыстан,
Сафлыстан, иманстан,
Нурлыкстан, муллыкстан —
Ул безнең ил Башкортстан!