Агыйдел

Категория: көе сүзләре

Җилкәнсез көймә шикелле,
Ай йөзә талгын гына,
Ай янында җем-җем иткән
Йолдыз да йолдыз гына.
Ай йөзә ялгыз гына.

Кала утлары җемелдәп
Идел өстенә төшә,
Әйтерсең лә алар суз(ы)лып
Агыйдел суын эчә.
Идел өстенә төшә.

Серләшә кебек бар җиһан,
Бар агачлар тын гына.
Кыса кебек Димне Идел
Әкрен генә, шом гына.
Серләшәләр тын гына.

Балкый монда бар тирә-юнь:
Кайда соң күк, кайда җир?!
Агыйделнең тыны кебек,
Исеп куя җылы җил.
Әй туган җир, туган җир.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Агыйдел»
Ноты для песни «Агыйдел»
Ноты для песни «Агыйдел»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
« »