Яшермә гөлләреңне

Кая куйдың гөлләреңне
Тәрәз төбеннән алып?
Кемнәр белән серләшерсең
Япа-ялгызың калып?

Кояш яктысы булырмын
Яңадан куй гөлләреңне.
Сине сагынып барыбер
Киләсен белмәдеңме,
Киләсен белмәдеңне?

Кыен икән сөйгәнеңне
Бу дөньяда югалтсаң.
Кара төндә сагышлардан
Салкын мендәргә ятсаң.

Кояш яктысы булырмын
Яңадан куй гөлләреңне.
Сине сагынып барыбер
Киләсен белмәдеңме,
Киләсен белмәдеңне?

Гөлләрең чәчәк атарлар
Язлар җылысын сизеп.
Буләк итче син дә миңа
Сөю хисеңне өзеп.

Кояш яктысы булырмын
Яңадан куй гөлләреңне.
Сине сагынып барыбер
Киләсен белмәдеңме,
Киләсен белмәдеңне?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »