Нәрсә булды сиңа, авылдаш

Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Йокы керми дисең төннәрдә.
Тирне түгеп тапкан нигъмәтләрең
Китә дисең нигә читләргә.
Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Нигә болай сулган йөзләрең?
Иген уңа иде басуларда,
Икмәк бүлә идек көзләрдә.

Нәрсә булды сиңа, авылдашым?
Болай булмый, табыйк чарасын.
Ятлар хуҗа булса, башың иеп торсаң,
Җимеш бирмәс бәхет агачың.

Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Рәте китте дисең дөньяның.
Дөрес юлдан китмәдекме әллә?
Әллә каргышымы Ходайның?

Нәрсә булды сиңа, авылдашым?
Болай булмый, табыйк чарасын.
Ятлар хуҗа булса, башың иеп торсаң,
Җимеш бирмәс бәхет агачың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »