Эх, егет чакларым

Яшьлегем дәрманы бетмәгән.
Җанымда исәрлек җитәрлек.
Сиңа дип саклаган саф сөю хисләре
Сүнмәгән, кабынып китәрлек.

Эх, егет чакларым, назлы кочакларың,
Бергә таң аттырган чакларым.
Эх, егет чакларым, уйнаклый атларым.
Сөюләрдән янган чакларым.

Яшь чагымда диңгез дә безгә
Була иде бары тубыктан.
Зарланмыйм дусларым бүген дә язмышка,
Ямь табып яшимен тормыштан.

Эх, егет чакларым, назлы кочакларың,
Бергә таң аттырган чакларым.
Эх, егет чакларым, уйнаклый атларым.
Сөюләрдән янган чакларым.

Булмаса да кайтып яшьлеккә,
Гомерләр безнең бит үтмәгән.
Йөрәгемдә яши хаман яшьлек дәрте
Сөюем утлары сүнмәгән.

Эх, егет чакларым, назлы кочакларың,
Бергә таң аттырган чакларым.
Эх, егет чакларым, уйнаклый атларым.
Сөюләрдән янган чакларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »