Миләүшәләр (беренче вариант)

Зәңгәр күзле алсу Миләүшәне
Кулымда йөретәм иркәләп.
Безнең сөю соңлап чәчәк атты —
Очрашмадык нигә иртәрәк?!

Миләүшәләр чәчәк ата
Ай нурына табан үрелеп,
Таҗларында аның, аның тыҗларында
Синең йөзең кала күренеп.

Көндез күзгә чалынмыйча гына
Миләүшәләр төнен уяна.
Миләүшәнең ал таҗыннан күчеп
Йөрәгемдә минем ут яна.

Миләүшәләр чәчәк ата
Ай нурына табан үрелеп.
Таҗларында аның, аның тыҗларында
Синең йөзең кала күренеп.

Кояш булып балкыр идем дә бит,
Миләүшәләр йомыр таҗларын…
Белмәдем соң, нигә белмәдем соң
Җирдә мине сөяр яр барын?!

Миләүшәләр чәчәк ата
Ай нурына табан үрелеп.
Таҗларында аның, аның тыҗларында
Синең йөзең кала күренеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »