Җыр-моң

Категория: көе сүзләре

Йөрәкләргә дава моңлы җырлар
Йөзегезгә күчкән елмаеп.
Матур җырлар җырлап йөз яшәргә
Җыр-моңнарның чиге булмый ул.

Җыр-моңнарны безнең күңелләрдән
Заман җиле җуып алмасын.
Килер буыннарга алар күчсен
Илһам кошыгыз гел сайрасын.

Бер кайчанда ташламаган безне
Дус — туганлык сөю тойгысы.
Шатлык — куанычлар уртак булсын
Урап үтсен авыр кайгылар.

Җыр-моңнарны безнең күңелләрдән
Заман җиле җуып алмасын.
Килер буыннарга алар күчсен
Илһам кошыгыз гел сайрасын.

Бишек җыры белән башлаганга
Гомеребез матур түгелме?
Бозны эретерлек җырлар булса
Яшәү рәхәт, тормыш күңелле.

Җыр-моңнарны безнең күңелләрдән
Заман җиле җуып алмасын.
Килер буыннарга алар күчсен
Илһам кошыгыз гел сайрасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »