Нигә таңнар бик тиз ата икән?

Йолдыз кебек кичен чыгасың да
Таң алдыннан кереп китәсең.
Нигә мине назлы карашыңнан
Көн буена мәхрүм итәсең?

Нигә таңнар бик тиз ата икән?
Нигә соң син киттең, гүзәлем?
Йөрәгемдә янып калды бары
Таң йолдызы — синең күзләрең.

Күңелемдә һәрчак язлар сыман,
Күзләремә минем карасаң.
Иртән искән йомшак җилләр кебек
Чәчләремне назлап тарасаң.

Нигә таңнар бик тиз ата икән?
Нигә соң син киттең, гүзәлем?
Йөрәгемдә янып калды бары
Таң йолдызы — синең күзләрең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »